Түбән Каманың “Веста үзәгендә” патриотик чара узды

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

"Яшьләргә патриотик тәрбия бирү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Илиза Солтанова "Россия – халыклар бердәмлеге" чарасы үткәрде.

Чараның максаты – үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, конфликсыз аралашу, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль җайлашу күнекмәләренә өйрәтү.

Балалар белән Россиядә яшәүче төрле халык вәкилләре турында әңгәмә үткәрелде. Социаль педагог балаларга чуваш, татар һәм рус уеннары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International