“Без – бердәм” акциясен Тукай районының “Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре һәм “М.И.Г” отряды волонтерлары оештырды

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

БүгенТукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "М. И. Г." Отряды волонтерлары белән берлектә "Без – бердәм!" дип исемләнгән акция оештырды. Акциянең төп максаты – Халыклар бердәмлеге көненә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Әлеге чара кысаларында "М. И. Г." отряды волонтерлары кунакларны стенд янына дәшеп, аларга милли киемнәрдән төшкән кешеләрнең фотосүрәтләрен тапшырды. Акциядә катнашучылар әлеге фигураларны плакатка теркәп, шуның белән төрле милләт һәм дин кешеләренең, халыкларның бердәмлеген аңлатты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International