Бүген Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Фәрдиев исемендәге ял паркында өлкәннәр өчен "Минем еллар – минем байлык" дип исемләнгән чара оештырды.
Әлеге бәйгедә өлкәннәр көз турында сынамышлар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде. Ә "Империя" кафесы хезмәткәрләре ветераннарны бушлай чынаяк чәй белән сыйлады.
Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге мөдире туган көн үткәрүчеләргә озын гомер һәм якыннарының җылылыгын тоеп яшәүләрен теләде.