Казанның халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге карамагындагы балалар "Иҗат иле" акциясендә катнашты

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә МЕГА сәүдә үзәге территориясендә ТР Хезмәт халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан махсуслаштырылган учреждениеләрендә күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче, балалар өчен “Иҗат иле” акциясе уздырылды.

Чарада Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы 110 бала катнашты. Балалар өчен иҗат остаханәләре һәм уен мәйданчыклары, аниматорлар белән хәрәкәтчән уеннар, тимераякта шуу оештырылды.

Моннан тыш, балалар өчен шәһәрнең вокал һәм хореография коллективлары катнашында концерт программасын да әзерләнгән иде.

Анна соң балаларны кафеда тәмле төшке аш белән сыйланды һәм Казан океанариумына юл тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International