Бөгелмә районында һөнәрләр турында "Киләчәккә билет" Республика иншалар бәйгесенең 1нче (сайлап алу) этабына йомгак ясадылар. Әлеге бәйге гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 7-10 сыйныф укучылары арасында уза.
Конкурста барлыгы ике телдә язылган 32 эш өч номинация катнашты. Алар конкурс комиссиясе тарафыннан бәяләнде. Аның составында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Эльвера Резванова, эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы Елена Гиршович, Бөгелмә районының мәгариф Идарәсе методистлары Фавзия Мәхмүтова һәм Людмила Сәйфуллина, ААҖ "Татмедиа" филиалы "Бөгелмә газетасы" редакциясе баш мөхәррире Лилия Исмәгыйлова, "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Руслан Җәләев, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Снежана Лунева һәм Светлана Набережнова бар иде.
Җиңүчеләргә һәм 1нче этап призерларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.