Бүген Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чара Татарстанда Мәскәү көннәре кысаларында узды.
Көн үзәгендә Җиңү паркындагы Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салу өчен Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге делегация килде. Чарада Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфалары вакытлыча башкаручы Марат Гафаров, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм башкалар катнашты. Тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннары да чакырылган иде.
Веноклар салынганнан соң, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Аннары Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников "Мәскәүне саклаган өчен" медале белән бүләкләнгән биш ветеранга Россия башкаласы Хөкүмәте исеменнән бүләк сертификатларын тапшырды.
"Бүген Мәскәү өлкәсендәге хәлиткеч һөҗүмнәргә 74 ел тулу алдыннан башка төбәктә яшәүчеләр белән иңне-иңгә куеп Ватаныбызның башкаласы - Мәскәүне саклаган өчен рәхмәт җиткерәсем килә, - диде А.Шапошников. - Сез һәм сезнең иптәшләрегез, хезмәттәшләрегез онытылмаслык батырлык кылдыгыз".
"Бүген Казанга Мәскәү делегациясе килү - зур бәхет. Бу Казан өчен гаять әһәмиятле, чөнки без бердәм", - дип билгеләп үтте Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов.