Түбән Камада һөнәрләр турында «Киләчәккә билет» Республика конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурс гомуми белем бирү учрежденияләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында уздырылды. Түбән Кама муниципаль районыннан конкурста 37 эш катнашты.
Шушы көннәрдә әлеге конкурска комиссия йомгак ясады. Эшләр сайланган тематика, аның тирәнлеген ачу, грамоталылык, логика, оригинальлек һәм башка критерийлар белән бәяләнде.
Җиңүче әсәрләр республика этабында катнашу өчен конкурска җибәрелде.