Лаеш районында "Алтын көз" түгәрәк өстәле узды

2015 елның 30 октябре, җомга
Бүген Лаеш халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Алтын көз"  репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган "Без хәтер белән тугры..." сәяси темасына түгәрәк өстәл узды. 

Чара бер минут тынлык белән башланды.

Бүгенге көндә Лаеш районында 22 сәяси репрессияләр корбаны яши.

Очрашуда Лаеш район башлыгы урынбасары  Илгизә Тимиршина, районының сугыш һәм хезмәт Советы рәисе Рашат Булатов, репрессия корбаннарының район җәмгыяте рәисе  Мәдинә Сәгыйтова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Борһанова, пенсионерлар Берлеге рәисе Лидия Грабалина, Пенсия фонды Идарәсе вәкилләре һәм Лаеш үзәк район хастаханәсе вакилләре катнашты. 

Катнашучылар район башлыгы Михаил Афанасьевка  чара оештырганы, кайгыртуы һәм игътибары өчен рәхмәтләрен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International