Министрлыкта узган форумда Балтачның “Наз” үзәге белгечләренә дипломнар тапшырдылар

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануга каршы профилактика буенча Ачык форум узды. Әлеге чарада төрле тармак вәкилләре катнашты.

Форумда наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга; балигъ булмаганнарга карата көч куллану, мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлтелгән социаль программалар конкурсына йомгак ясалды.

Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренә "Хокукый патшалык" һәм "Stop.ru" проектлары өчен беренче һәм икенче дәрәҗә диплом, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International