Бөгелмәнең “Возраждение” карамагындагылар “Елмаюың белән уртаклаш” бәйрәмендә катнашты

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен "Елмаюың белән уртаклаш" дип исемләнгән чара оештырылды.

Үзәк хезмәткәрләре уеннар, бәйгеләр, биюләр, эстафета һәм призлар белән бәйрәм программасы әзерләде. Махсус буяулар белән йөзләрдә рәсем ясау балаларда зур кызыксыну уятты.

Чараны оештыручылар фикеренчә, барлык катнашучылар да бу чарадан уңай эмоцияләр, яхшы кәеф алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International