Шушы көннәрдә Алабуганың 2нче санлы мәктәбендә шәһәр һәм районнарның гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары җыелышы узды. Очрашуда "Волонтер" үзәге координаторы Венера Шайдулина “Мәктәпләрдә социаль волонтерлык балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдә элемент системасы” презентациясе белән чыгыш ясады.
Әлеге программа кысаларында республиканың барлык мәктәпләрендә волонтерлык отрядлары оештыру тәкъдим ителде.
Мәгариф идарәсе башлыгы Башкарма комитеты җитәкчесе Ривал Зарипов әлеге фикерне яклап чыкты һәм әлеге юнәлештә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.