Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы Чистайда узды

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бүген Чистай шәһәрендә Министрлык тарафыннан "Биеклектә эш башкарганда персоналның системалы гамәлләре һәм идарә карарлары" темасына зональ семинар оештырылды.

Семинарда Чистай Башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Координация советының хезмәт саклау әгъзалары, шулай ук Чистай шәһәренең сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче оешмалар катнашты.

Семинарның төп сораулары: Татарстан Республикасында һәм Чистайда хезмәт саклау; биектә эшләр башкарганда төп рискларны анализлау; хезмәткәрләргә актуаль мәсьәләләре өйрәтү; биеклектә эшләрне куркынычсыз башкару буенча тәртип чараларын оештыру.

Доклад белән чыгыш ясаучылар һәр сорауны җентекләп тикшерде. Чара барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, Чистай Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Кашапова, Иҗтимагый совет рәисе Борис Захаров, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Ирина Просвирякова һ.б чыгышлары яңгырады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International