Узган атнада эш бирүчеләр 1627 вакантлы урын тәкъдим иткән

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

1 сентябрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15854 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 72 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,77% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 32004кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1627  эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 867 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 463е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 49 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International