21-27 октябрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитштерү өлкәсендә. Монда 117 кеше эшсез калган. Шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсеннән китүчеләр дә шактый. Монда 110 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 45, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 44, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 53, энергетика тармагыннан – 12, коммуналь хезмәтләрдән – 45, сәламәтлекне саклаудан – 26, төзелештән – 34, авыл хуҗалыгыннан – 17, дәүләт хезмәтеннән – 31, финанс эшчәнлегеннән – 37, кунакханә бизнесыннан – 11, файдалы казылмалар табудан – 14 кеше эшеләреннән азат ителгән.