Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре парклар һәм скверлар елы кысаларында шәһәр паркында уен программасы уздырдылар.
"Яшүсмер" клубы әгъзалары елгыр уеннарда, бәйгеләрдә һәм викториналарда бик теләп катнашты.
Үзәк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, мондый очрашулар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, балаларның бердәм булуын формалаштыра.