Ярминкәдә дүрт предприятие һәм оешмалары кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Эш бирүчеләр 25 вакансия тәкъдим итте. Алар арасында: кондитер, пешекче, шәфкать туташы, фельдшер, экспедитор, сатучы һ. б.
Очрашуда белгечләр хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация үткәрде, һөнәри укыту һәм хезмәт базарындагы торыш белән танышты.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 5 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды.
Чарада 21 кеше катнашты, шуларның 9 – пенсия яшендә.