Шушы көннәрдә Тукайның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре парклар һәм скверлар елына багышланган "Без сайлыйбыз" исеме астында күчмә чарасы үткәрделәр.
Дәрес Круглое поле бистәсендә урнашкан "Железнодорожник" паркында узды. Биредә төрле категориядәге гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар катнашты.
Чара экологик темага багышланган викторина белән тәмамланды. Актив катнашкан балаларга "Җәяүленең әлифбасы" уены тапшырылды.