Түбән Каманың "Балкыш" приютында чираттагы спорт чарасы үткәрелде

2015 елның 23 октябре, җомга

Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнүчеләр "Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе" исемендәге чарада катнашты. Спорт бәйрәменә ата-аналар да чакырылган иде.  

Гаиләләр түбәндәге ике командага бүленде: "Без бергә" һәм "Алдынгылар". Командалар көчләрен сынашты, җитезлеклекләрен, тапкырлыклыкларын күрсәтә алды.  Җиңүче буларак "Без бергә" командасы билгеләнде. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International