Түбән Каманың "Балкыш" приюты тәрбияләнүчеләре өчен экскурсия оештырылды

2015 елның 23 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" приютындагы “Китапханә һәм яшьләр: киләчәккә китап белән” дигән тематик чара үткәрелде.

Очрашу кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Парк буенча экскурсия һәм Үзәк китапханәдә булу планлаштырылган.

Экскурсия вакытында китапханә хезмәткәрләре балаларга китапларның кайда һәм ничек сакланганнары турында сөйләделәр, балалар әдәбияты һәм яңа китаплары күргәзмәсе белән таныштырдылар. Аннан соң укучылар белән китапларга карата сакчыл караш тәрбяләүгә юнәлгән әңгәмә үткәрелде.

Алга таба экскурсия Габдулла Тукай исемендәге паркка күчте. Монда балалар истәлекле урыннар белән танышты, бөек шагыйрьнең әсәрләрен исләренә төшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International