Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Урман мәктәбе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк карамагында балаларны паркка алып чыкты.
Әлеге чараның максаты табигать кочагында үз-үзеңне тотуның куркынычсызсык кагыйдәләре белән таныштырудан гыйбарәт. Балалар биредә табигатьнең матурлыгына сокланды, уеннар уйнады, табышмакларга җаваплар бирде. Моннан тыш, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә кабатладылар.
Очрашу азагында балаларга әлеге темага багышланган буклетлар таратылды.