Алабуганың "Доверие" үзәгендә "Һиндстан көне" анимацион тамашасы узды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Алабуганың "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социомәдәни тернәкләндерү программасы кысаларында "Һиндстан көне" исеме астында анимацион тамаша оештырылды.

Бу көнне үзәк карамагындагы балалар Һиндстан халыгының традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, хатын-кызларның милли костюмы “сари”не тегү техникасын өйрәнделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бу чара балаларга комплексларыннан арынырга, эчке гармониясен нормалаштырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International