Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус җиһазландырылган кабинет эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә балаларны ашарга пешерергә, көнкүреш приборлары белән файдаланырга өйрәтәләр.
Махсус җиһазландырылган кабинетта оештырылган соңгы чара "Гиннотаки" рестораны администрациясе ярдәмендә узды. Пешекчеләр баларга роллы һәм пицца ясауның нечкәлекләре турында сөйләделәр, мастер-класслар уздырдылар.
Үзәк карамагындагылар пешекче һөнәре белән кызыксынуларын белдерде.