Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Урман мәктәбе" проектын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәр музеенә экскурсия оештырдылар. Әлеге чарада ведомствоара патронажында торучы балалар катнашты.
Экскурсовод кунакка килүчеләрне туган як байлыклары белән таныштырды, урманнарда яшәүче һәм Татарстан Республикасының кызыл китабына кертелгән хайваннары һәм кошлары турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңлып, сорауларына җаваплар да алды. Чара ахырында музей хезмәткәрләре укучыларга буклетлар таратты.
Минзәлә үзәге хезмәткәрләре туган якны өйрәнү музее администрациясенә рәхмәтләрен белдерде.