Координация советы әгъзалары тарафыннан Түбән Кама шәһәрендә хезмәт саклау буенча семинар оештырылды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәрендә Министрлык тарафыннан "Биеклектә эш башкарганда персоналның системалы гамәлләре һәм идарә карарлары" темасына зональ семинар оештырылды.

Семинарда Түбән Кама Башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Координация советының хезмәт саклау әгъзалары, шулай ук Түбән Кама шәһәренең сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче оешмалар катнашты.

Семинарның төп сораулары: Татарстан Республикасында һәм Түбән Кама шәһәрендә хезмәт саклау; биектә эшләр башкарганда төп рискларны анализлау; хезмәткәрләргә актуаль мәсьәләләре өйрәтү; биеклектә эшләрне куркынычсыз башкару буенча тәртип чараларын оештыру.

Доклад белән чыгыш ясаучылар һәр сорауны җентекләп тикшерде. Бу мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, мондый семинарлар Яр Чаллыда – 22 октябрь; Чистайда – 28 октябрь көннәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International