Шушы көннәрдә Ульян шәһәрендә "Социаль бердәмлек. Ачык җәмгыять. Тигез мөмкинлекләр" III Халыкара форум узды.
Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева, социаль хезмәт методологиясе бүлеге җитәкчесе Анжелика Вәлиева, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нина Исланова, социаль өлкәдә Республика үзәгенең инновацияләр үсеше бүлеге мөдире Наталья Федорова катнашты.
Форумда Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгының “Яңа социаль реформа – гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәлеген арттыру” бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узды.
Катнашучылар мохтаҗлык критерийлары аркылы социаль ярдәм күрсәтү чараларына бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру сораулары буенча фикер алышты.