Парклар һәм скверлар елы кысаларында Биектауның "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Биектау станциясендә пенсионерлар белән очрашу оештырды.
Үзәк хезмәткәрләре әлеге чарага "Хәрби балачак" исемен биреп "Хатирәләр белән эш" технологиясен кулланды. Чара кысаларында өлкәннәр сугыш еллары фоторәсемнәре белән слайд-шоу карады.