Шушы көннәрдә Яр Чаллының “Солнышко” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан парклар һәм скверлар елы кысаларында Җиңү паркында "Планетара сәяхәтендә" дип аталган тематик чара үткәрелде. Әлеге чарада Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының студентлары да катнашты.
Физик мөмкинлекләре чикле балалар бәйрәмдә бик актив иде. Эстафеталар барышында балалар космос, йолдызлар һәм планеталар турында кызыклы мәгълүматлар белде. Әлеге чара тагын да бер мавыктыргыч уен белән тәмамланды.