Буаның "Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Преодоление" мөмкинлекләре чикле балалар клубында "Сәламәтлек дәресе" үткәрде.
Егетләр һәм кызлар уеннарда, викторина һәм бәйгеләрдә катнашты. Чара ахырында һәр катнашучыга татлы призлар тапшырылды.