Азнакайның "Омет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ялгыз һәм аз керемле гражданнарга бәрәңге тараттылар. Бу гамәл традицион рәвештә дин тотучылар белән берлектә үткәрелә.
Район халкы фермерлары ел саен көзен мәчеткә зәкят буларак бәрәңге, кишер, чөгендер һәм кабак алып килә. Азнакайның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге санаулары буенча, быелгы уңыш 60 ялгыз һәм аз керемле гражданнарга таратылды.