Чистайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офис белгечләре 5нче номерлы тикшерү изоляторында булып кайттылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге консультанты хөкем ителүчеләрнең кайсы профессиягә өстенлек бирүләрен компьютерда тест ярдәме белән ачыклады. Аннан соң киләчәктә эшкә урнашыр өчен һөнәрләр тәкъдим итте.
Хөкем ителүчеләр Татарстанның эре шәһәрләрендәге вакансияләр, хезмәт базарындагы хәлләр белән танышты.