Бөгелмәдә 14 граждан эшкә урнашырга чакыру алды

2015 елның 16 октябре, җомга

Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узды. Чарада шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Мини-ярминкәдә катнашучылар өчен алдагы белгечлекләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде: хисапчы, икътисадчы, юрисконсультант, менеджер, машина йөртүче, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшчеләр.

Чарада 30 дан артык кеше катнашты, шуларның 14е эшкә урнашу өчен юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International