Мамадышның "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында түгәрәк өстәл узды.
Чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, пенсия Идарәсе фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Галиев, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Телешева һәм социаль яклау бүлеге белгечләре катнашты.
Очрашуда төрле характердагы сораулар каралды: диспансеризация үтү, медицина полисларын рәсмиләштерү, инвалидларның социаль пакеттан баш тарту кагыйдәләре, шифаханә-курорт юлламаларын алу, табибка язылу формасы, һ. б.
Моннан тыш, 176 номерлы "Россия Федерациясе Торак Кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы канун хакында мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрелде.