Биектауда вакансияләр ярминкәсе үзды

2015 елның 16 октябре, җомга
Биектауның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Ярминкәдә район оешмалары кадрлар бүлеге вакилләре дә катнашты. Барлыгы 87 вакансия тәкъдим ителде. Алга таба эшкә урнашу өчен 6 кешегә юллама тапшырылды.
Ярминкәдә катнашучылар мәшгульлек, профессиональ юнәлеш, социаль гарантияләр турында мәгълүмат алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International