Бүген Әлмәт шәһәрендә Министрлык тарафыннан "Биеклектә эш башкарганда персоналның системалы гамәлләре һәм идарә карарлары" темасына зональ семинар оештырылды.
Семинарда Әлмәт районы Башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Координация советының хезмәт саклау әгъзалары, шулай ук Әлмәт районының сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче 70тән артык оешма катнашты.
Семинарның төп сораулары: Татарстан Республикасында һәм Әлмәт районында хезмәт саклау; биектә эшләр башкарганда төп рискларны анализлау; хезмәткәрләргә актуаль мәсьәләләре өйрәтү; биеклектә эшләрне куркынычсыз башкару буенча тәртип чараларын оештыру.
Доклад белән чыгыш ясаучылар һәр сорауны җентекләп тикшерде. Бу мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, мондый семинарлар Түбән Камада – 21 октябрь; Яр Чаллы – 22 октябрь; Чистайда – 28 октябрь көннәрендә узачак.