Тукай районының "Шәфкать" үзәгендә экологик викторина үткәрделәр

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тукай районының "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре парклар һәм скверлар елына багышланган экологик викторина үткәрде. Бу күчмә чара Комсомолец бистәсенең парк зонасында 7-8 яшьлек 13 бала өчен узды.

Викторина "Җир, һава, су" темасына уен белән башланды. Аннары табигать һәм әйләнә-тирә мохит турында биремнәр яңгырады. Катнашкан балаларга бүләк иттеп "Җәяүле әлифбасы" өстәл уены тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International