Шушы көннәрдә Тукай районының "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ТР "Спорт хәрәкәте" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Теләнчетамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чара оештырдылар.
Чара шашка һәм дартс буенча ярышлар белән башланып китте. Өлкән кешеләр бу ярышларда бик теләп катнашты. 12 катнашучы призлы урыннар өчен көч сынашты.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын ТР "Спорт хәрәкәте" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе ярдәмчесе Азат Хаҗиев уздырды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.