Зәйдә парклар һәм скверлар елы кысаларында чара узды

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Парклар һәм скверлар елы уңаеннан бүген Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Безнең як талантларга бай" дип исемләнгән чара оештырды.

Хезмәткәрләр өлкәннәр өчен ял паркына экскурсия оештырды. Пенсионрлар анда саф һава сулады, табигать матурлыгы белән хозурланды.

Оештыручылар катнашучыларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International