Биектауның “Өмет” үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен укыту семинары узды

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен 176нчы номерлы "Россия Федерациясе Торак Кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы закон кысаларында семинар узды.

Җыелучылар алдында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рания Гайнетдинова һәм 17 нче Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) бүлеге мөдире Фильсинә Вәлиәхмәтова чыгыш ясады.

Алар 1, 2 группа ялгыз инвалидларга компенсациягә хокук рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International