Казанның Яңа Савин районында вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Яңа Савин районы мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

Чарада оешма һәм предприятияләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре дә катнашты.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 31 вакансия тәкъдим ителде: риэлтор, видеокамера урнаштыру буенча инженер, менеджер, консультант, пешекче, кухня хезмәткәре һ.б.

Ярминкәдә барлыгы 57 кеше катнашты. Алга таба эшкә урнашу өчен 10 кеше юллама алды, 47 граждан консультация үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International