Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре профессияләр көне оештырды

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә тәүге тапкыр профессияләр көне үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты төрле яшьтәге кешеләрнең эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтүдән гыйбарәт иде.

Профессия көне кысаларында оештырылган эш ярминкәсенә Азнакай шәһәре һәм районыннан 25 предприятие катнашты. Алар арасында НГДУ “Азнакайнефть”, ҖЧҖ Лениногорск политехник коллиятенең Азнакай шәһәре филиалы, “Востокнефтеспецмонтаж”, ААҖ “Азнакай киемнәре”, ҖЧҖ “Агрокамсервис”, ҖЧҖ “Лидер-Авто”, ҖЧҖ “Лидер-Авто+”, ААҖ “Азнакай икмәге” Татарстан Республикасының Азнакай шәһәре буенча хәрби комиссарияте дә бар иде.

Элеге чарада барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Шуларның 150се эш бирүчеләр белән әңгәмәдә катнашып, 20 дән артыгына эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде. Эш бирүчеләр тарафыннан медицина, авыл хуҗалыгы, сатучы профессияләре буенча 200 вакансия тәкъдим ителде.

Эшсез гражданнарга парикмахер, повар, химик анализ лаборантына укыту группалары ачылу турында игълан ителде. Теләүчеләр үзләренең профессиональ мөмкинчелекләрен билгеләү буенча тестлар да уза алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International