15 октябрь – Халыкара ак таяк көне

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 15 октябрьдә, Халыкара ак таяк көнен билгеләп үтәләр. Ул 46 ел элек Халыкара сукырлар федерациясе тарафыннан гамәлгә кертелде. Россия 1987 елда бу көнгә кушылды.

Россиядә 15 октябрьдән алып 15 ноябрьгә кадәр традиция буларак “Ак таяк” айлыгы уза. Бу айлык кысаларында күрү буенча инвалидларның хокукларын яклап, проблемалары хәл ителә.

Татарстанда да тирә-юньдәгеләрнең сукырлага мөнәсәбәтнен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар үтәчәк.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең соңгы мәгълүматлары буенча, республиканың өчтән бер өлеше начар күрүчеләр, шуларнң якынча 10 меңе күрү буенча инвалид.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International