Арчаның "Мәрхәмәтлек үзәге" хезмәткәрләре театрга сәфәр оештырды

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Арчаның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балалар өчен хезмәткәрләр Галиәсгар Камал исемендәге театрга сәфәр оештырды.

Тәрбиягә алган, аз керемле гаиләләрдән 19 бала әти-әниләре белән, Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" пьесасы буенча Илгиз Зәйниев куйган спектакль карады.

Балалар элеккеге татар авылыда яшәгән тырыш кешеләргә сокланып карады. Арчага кайтканда әлеге сәфәр турында фикерләр алышты. Әти-әниләр үз чиратларында оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International