Татарстан Республикасында терроризмга һәм экстремизга каршы профилактик чаралар кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова карамакта торучы яшүсмерләр өчен "Тормыш кыйммәте" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Дәрес психологның террорчылык проблемасы турында мәгълүмат җиткерүе белән башланды. Аннары укучылар "Психология заложника" дип исемләнгән документаль фильм карады. Чара терроризмга каршы көрәшү юллары тәкъдим итү белән тәмамланды.