Сентябрь ахырында Апасның "Рассвет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Без дә яшь идек" дигән исем астында фотопроект оештырды.
Проект "Искә төшерәм..." программасының дәвамы булды. Фотогалереега үзәк карамагындагылар сүрәте урнаштырылган.
Әйтергә кирәк, әлеге бүлек 2нче ел гына эшләп килә, шуңа да карамастан аңа якынча 36 мең кулланучылары күз салган.