Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Әдәби көз" хәйрия акциясе старт алды. Акция интернат-йортта яшәүче барлык авыруларны кертүне күзаллый, чөнки бу чара мондагы радиочелтәр ярдәме белән үткәрелә.
Кунакка беренчеләрдән булып район Башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм җирле шагыйрә, ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая килде. Сергей Викторович Роберт Рождественский шигырьләрен укыды, ә Римма Сергеевна үз әсәрләре белән уртаклашты.