Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,77% тәшкил итә

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

13 октябрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15863 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 102 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,77% күрсәткечен тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 33961гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1631 эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 836 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 374е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 57 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International