Балтачның “Наз” үзәгендә район конкурсына йомгак ясадылар

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында бүген Балтачта мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәгеләр өчен "Минем яраткан әби" һәм пенсионерлар арасында "Тукта, мизгел, син искиткеч..." дип исемләнгән бәйге булып узды.

"Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре активистлар белән бергә открытка һәм фотографияләр җыюны оештырды, аннан соң йомгак ясалды.

1 урын – Иркә Шакирова (Балтач гимназиясе укучысы),

2 урын – Дилә Гыйләҗева (5нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче),

3 урын – Кристина Овчинникова (Чепья урта мәктәбе укучысы).

Җиңүчеләргә Балтач районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов исеменнән истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International