Минзәләнең интернат-йортында өлкәннәр ункөнлеге

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

Әлеге ункөнлекне Воровский исемендәге "Рябинушка" ансамбле ачып җибәрде. Алар шигырьләр сөйләде, такмаклар һәм җырлар башкарды.

Халыкара өлкәннәр көнендә "НАСКО" иминият компаниясе телевизор бүләк итте. Бу көнне шулай ук балалар иҗат йорты һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан концерт оештырылды.

5 октябрь көнне Минзәләнең С. Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры интернат-йортта яшәүчеләрне "Лавина" хәйрия спектаклен күрсәтте.

6 октябрь көнне актлар залында тантаналы концерт булды, анда администрация җитәкчелеге, шәһәр учреждениеләре директорлары, ветераннар советы вәкилләре катнашты. Өлкәннәргә саулык һәм иминлек теләп җылы сүзләр әйтелде.

7 октябрьдә Минзәлә мәчете имам-хатыйбы дини дәресе уздырды. Биредә яшәүчеләргә китаплар бүләк итте. Шул ук көнне "Җиңү" кинотеатры хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләргә "Свадьба в Малиновке" фильмын күрсәттелләр.

8 октябрь көнне, өлкәннәрне 5-нче һәм 6-нчы номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгышлары белән сөендерде.

9 октябрьдә интернат-йортында яшәүчеләрне ветераннар Хоры сөендерде.

Декаданы №8 һәм №9 балалар бакчаларындә тәрбияләнүчеләр чыгышлары тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International