Шушы көннәрдә Түбән каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы Әлфия Хөснетдинова тәрбияләнүчеләр өчен “Россияне үзегез өчен, үзегезне Россия өчен саклагыз” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Дәрес Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында 7 нче номерлы балалар китапханәсендә узды.
Дәрестә укучылар "Россия" сүзендәге хәрефләргә бәяләмәләр китерделәр: родная (туган як), огромная (гаять зур), сильная (көчле), славная (данлыклы), идеальная (идеаль), яркая (якты). Социаль педагог балаларга "гражданин", "патриотизм", "конституция" һәм "символика" төшенчәләрен аңлатты.