Яшел Үзәндә вакансияләр ярминкәсе оештырылды

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсиядәгеләр һәм пенсия яшенәчә булган гражданнар өчен махсус вакансияләр ярминкәсе оештырды.

Катнашучылар "АК БАРС-МЕД" иминият компаниясе, социаль яклау бүлеге һәм пенсия фонды идарәсе вакилләреннән консультация алды.

Ярминкәдә барлыгы 162 гражданин катнашты, аларның 135е эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тора. 139 кеше эшкә урнаштыру буенча, 23 кеше яңадан һөнәри уку, шул исәптән "Интернет-долголетие" программа кысаларында консультация алды, 18 кеше яңадан әңгәмәгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International